Кардан арынгач, язын шәһәр яшеллеккә күмеләчәк.
Моның өчен көздән 339 төп агач үсентеләре утыртып калдырганнар. Алмаз Сафин сүзләренә караганда, агач утырту эшләре 10 сентябрьдә үк башланган. Быел күпчелек имән үсентеләре, шулай ук миләш, каштан, зәңгәр чыршы, нарат алып кайтканнар. Шәһәр урамнарына барлыгы 254 төп агач утыртып чыкканнар. Мондый эшләр Яшьләр паркында да барган. Ял итү зонасы 85 агачка арткан. Санап кителгән агачлардан тыш анда карагат, алмагач та утыртканнар. Ә шикәр заводы паркында миләш, спирея, барбарис, япон айвасы, ясень үсентеләре урын алган. Агач утыртуда шәһәрнең оешма-предприятие хезмәткәрләре катнашкан.
Нет комментариев