Буада “Частник” операциясе башлана
Кичә, бүген, иртәгә

Буада “Частник” операциясе башлана

Максаты тракторларны, башка үзйөрешле машиналарны, аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм алар катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау булган әлеге операция быел 5 сентябрьдән 25енә кадәр үтәчәк. Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы Евгений Разбитнов әйтүенчә, аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар оештырылачак. Төп игътибар идарә итүченең рөхсәт итүче категория белән билгеләнгән тәртиптәге...

Максаты тракторларны, башка үзйөрешле машиналарны, аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм алар катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау булган әлеге операция быел 5 сентябрьдән 25енә кадәр үтәчәк. Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы Евгений Разбитнов әйтүенчә, аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар оештырылачак. Төп игътибар идарә итүченең рөхсәт итүче категория белән билгеләнгән тәртиптәге тракторчы-машинист таныклыгы, техникага теркәү документлары булуга, машиналарның техник торышына, янгынга каршы һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектлаштырылуына биреләчәк. Хилафлыклар табылганда техника хуҗалары, нинди милек формасы булуга карамастан, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекска туры китереп, административ җаваплылыкка тартылачак.

Ajnj gov.cap.r

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев