Буада ДТП гаеплесе йөртүче хатын-кызның телефонын вата һәм аңа суга
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ДТП гаеплесе йөртүче хатын-кызның телефонын вата һәм аңа суга

1970 елгы ир-ат исерек килеш автомобилендә  “Арктика” боз сарае ишек алдыннан чыгып барганда Ефремов урамы буйлап килүче транспортка юл бирми.  

 

 

Нәтиҗәдә “Лада-Гранта” автомобиле белән бәрелешә. Ир-ат ДТПны үзара гына хәл итәргә теләвен әйтә . Хатын-кыз, бәрдерүченең спиртлы эчемлек кулланганын күреп, юл инспекторлары чакыртырга дип телефоныннан шалтырата башлагач, трубканы кулыннан тартып алып, асфальтка ташлый һәм аяклары белән таптый. Кызып китеп, хатын-кызга китереп суга. Юл-транспорт инспекторлары килеп, аны кулга алалар. 

 

 


Нет комментариев