Буада хәйрия концертында күпме ярдәм акчасы җыелды? (фоторепортаж)
Традицион хәйрия концерты кичә район мәдәният йортында узды. Анда районның танылган җырчылары, мәдәният йортында, мәдәни үсеш үзәгендә, 1 һәм 2 номерлы сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар, ветеринария техникумы студентлары чыгыш ясады. Тамашачы залында билет сатып алып керүчеләр дә шактый иде. Аерым ярдәм күрсәтүчеләрнең дә исемнәрен атадылар. Алар - мәдәният йорты, авыллар...
Традицион хәйрия концерты кичә район мәдәният йортында узды. Анда районның танылган җырчылары, мәдәният йортында, мәдәни үсеш үзәгендә, 1 һәм 2 номерлы сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар, ветеринария техникумы студентлары чыгыш ясады. Тамашачы залында билет сатып алып керүчеләр дә шактый иде. Аерым ярдәм күрсәтүчеләрнең дә исемнәрен атадылар. Алар - мәдәният йорты, авыллар мәдәни учаклары, китапханәләр, туган якны өйрәнү музее, Ял үзәге, Мәдәни үсеш үзәге, 1 номерлы сәнгать мәктәбе, КСЮИ, ветеринария техникумы, Буа элеваторы һәм шәхси эшмәкәр Рамил Фәсхетдинов. Уртак тырышлык белән 25 мең сумнан күбрәк акча җыелды. Аны М. Вахитов исемендәге гимназиянең коррекция сыйныфларында укучы балаларга спорт инвентаре алуга һәм шушы көннәрдә генә Адав- Толымбай авылында янгында йортлары янып урамда калган өч балалы Гайнулловлар гаиләсенә бүлеп бирәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев