Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада шул көннәрдә яңа мәдрәсә төзелеше башланды (+фото)

Дөресен әйткәндә, тарихи урынына кайтарып салынган гамәлдәгесе дә яңа ич әле. Нибары 1997 елгы. Тагын бер мәдрәсә төзү ихтыяҗы чыннан да туганмы? Бу хакта аның директоры Рәшит хәзрәт Маликов белән әңгәмә кордык. -Хәзер мәдрәсә урнашкан урында элек ту-лы комплекс булган. Күптән түгел мәдрәсә территориясендәге аннан алынган җирләрне кайтаруга ирештек. Анда...

Дөресен әйткәндә, тарихи урынына кайтарып салынган гамәлдәгесе дә яңа ич әле. Нибары 1997 елгы. Тагын бер мәдрәсә төзү ихтыяҗы чыннан да туганмы? Бу хакта аның директоры Рәшит хәзрәт Маликов белән әңгәмә кордык.

-Хәзер мәдрәсә урнашкан урында элек ту-лы комплекс булган. Күптән түгел мәдрәсә территориясендәге аннан алынган җирләрне кайтаруга ирештек. Анда май-сыр комбинаты биналары иде. Озак "эшсез" тордылар. Безгә территорияне анда мәдрәсә төзү шарты белән кайтардылар. Гамәлдәге гыйлем алу йорты гөрләп тора. Анда яшь шәкертләр дә, олылар да дин сабагы алалар. Мәдрәсәдә укучыларга кысан була башлады. Күз алдына китерегез, шунда тулай торак, ашханә, уку бүлмәсе, уңайлыклар чамалы гына. Яңа бинада, иншалла, барысы да әйбәт булыр иде. Территорияне дә төзекләндерергә уйлыйбыз.

-Мәдрәсә тарихи урынына кайтарыла. Ә бинасының архитектурасында элеккегесе стиле сакланачакмы?

- Элеккеге мәдрәсә агачтан булган, хәзер таштан төзелә.

Шуңа күрә барысын да тулысынча торгызу мөмкин түгел. Әмма тәрәзәләрдә, кәрнизләрдә элеккеге мәдрәсәнең архитектура стиле кабатланачак. Игътибар итсәгез, гамәлдәге мәдрәсәдә дә тәрәзәләр элеккечә ясалган.

-Ә финанс мәсьәләсе ничек хәл ителәчәк? Еш кына иң игелекле эш тә акчага терәлә...

- 2015 елның 10 октябрендә булачак мәдрәсәнең истәлек ташы салынды. Быел изге Рамазан аенда төзелеш эшләрен башлап җибәрдек. 6 номерлы ПМК эшчеләре аның нигезен салалар. Төзелешкә халык, оешма-предприятиеләр хәлдән килгәнчә ярдәм итә. 500 мең сум акча хәйрия акчасы җыелды. Алга таба да сезнең ярдәмгә таянабыз.

-Рәшит Ильясович, мәд-рәсәне торгызу Сезнең өчен бабагыз Мәлик васыяте дә кебектер. Аның мәдрәсәне тарихи урынына кайтаруда башлап йөрүен һәм моңа ирешүен күп буалылар онытмагандыр әле?

- Әйе, мәрхүм бабам мәдрәсә комплексын торгызу турында да хыялланды. Татар халкының күп кенә дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлекләре укыган бинаны торгызу бик изге гамәл ул. Бу эшкә буалыларның өлеш кертүләренә ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев