Буада тоткарланган исерек йөртүчеләр арасында бабай да, автоледи да бар
Шушы көннәрдә Буа җәмәгать судында исерек килеш юлга чыккан биш йөртүчегә карата суд утырышы булды. Алар арасында хатын-кыз да, 75 яшьлек ир-ат та бар.
Бабайны 12 апрельдә иртәнге якта Адав-Толымбай авылында исерек килеш автомобиль йөрткәндә тоткарлыйлар. Шул ук авылда 67 яшьлек ир-атны руль артында исерек килеш тоткарлыйлар.
Тагын бер исерек йөртүчене шәһәр урамнарының берсендә туктаталар.
6 мартта Әлши авылында юл хәрәкәте инспекторлары игътибарын чит ил автомобиленә утырган исерек хатынг-кыз җәлеп итә. Әлеге йөртүчеләр җәмшгат суды тарафыннан административ штрафка тартылдылар һәм ел ярымга йөртүче хокукыннан мәхрүм ителделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев