Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан егетләр армиягә китте

Россия Президентының 30 мартта кабул ителгән указы нигезендә Кораллы Көчләргә чакырылыш дәвам итә.

Сишәмбе көнне бер төркем егетләребез Кораллы Көчләргә озатылдылар. Армиягә 18 яшьтән алып 27 яшькәчә егетләр озатылачак. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин болай диде: – Башта чакыру комиссиясе егетләрнең эшләрен өйрәнде. Хәрби һөнәр белгечлекләренә ия булулары ачыкланды. Сәламәтлекләре, гаиләдәге хәле, егетләрнең нинди гаскәрләрдә хезмәт итүгә теләге булулары исәпкә алынды. Бүгенге командадагы егетләр барысы да сәламәтлекләре буенча Россия Федерациясе территориясендә урнашкан даими частьләрдә бер ел хезмәт срогын узачаклар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов чакырылучыларга җылы котлауларын җиткерде: – Һәр ир-егеткә Ватан алдында торган бурычны намус белән үтәү изгеләрдән санала. Сез дә үзегезне хәрби хезмәткә ныклап әзерләдегез. Төрле хәрби һөнәр ияләренә укыдыгыз. Армия ул чыныгу мәктәбе булып тора. Командирларыгызны тыңлап, әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермичә, бер ел хезмәт срогыгызны намус белән үтәп кайтуыгызны телим. Район буенча язгы чакырылышта 60 ир-егетне хәрби хезмәткә озату күздә тотыла.Чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев