17 сентябрьдән Буа районыннан 11 кеше Согыт Гарәбстанына изге Хаҗ сәфәренә китте. Алар арасында районның имам-хатыйбы Илмир хәзрәт Хәсәнов та бар. Аның вазифаларын вакытлыча башкаручы Фәһим хәзрәт Сөләйманов әйтүенчә, ул хаждагылар белән даими элемтәдә тора. Кичә коточкыч фаҗига вакытында Буадан баручылар үз палаткаларында булганнар, үлемнәр һәм яраланулар турында ишетеп кенә...
17 сентябрьдән Буа районыннан 11 кеше Согыт Гарәбстанына изге Хаҗ сәфәренә китте. Алар арасында районның имам-хатыйбы Илмир хәзрәт Хәсәнов та бар. Аның вазифаларын вакытлыча башкаручы Фәһим хәзрәт Сөләйманов әйтүенчә, ул хаждагылар белән даими элемтәдә тора. Кичә коточкыч фаҗига вакытында Буадан баручылар үз палаткаларында булганнар, үлемнәр һәм яраланулар турында ишетеп кенә беләләр. Алар әйтүенчә, хаждагыларны гамәл үтәргә алдан төзелгән график буенча гына җибәрәләр. Әлеге вакыйга графикта каралганны үтәмәү аркасында килеп чыккан. Хаҗ кылучылар сентябрь ахырында Буага кайта башлыйлар.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев