Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы законны хуплады
Кичә, бүген, иртәгә

Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы законны хуплады

Бүген Дәүләт Думасы 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен 19 мең 242 сумга кадәр арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта Федераль Җыенның түбән палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«<...>минималь хезмәт хакы күләме 2024 елның 1 гыйнварыннан 19 242 сум күләмендә билгеләнә (үсеш 18,5 процент)», — диелә законга аңлатма язуында.

«2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын 18,5 процентка арттыруны Россия Президенты Владимир Путин йөкләде <>. Бу йөкләмәне тормышка ашыру нәтиҗәсендә 4,8 млн кешенең хезмәт хакы артачак», — дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин закон проектын беренче укылышта карау белән бәйле рәвештә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, казанлылар өчен идеаль минималь хезмәт хакы күләме реаль булганыннан ике тапкыр диярлек артык. Татарстан Профсоюзлар федерациясендә дә бу күрсәткечне бәяләнеп җитмәгән дип саныйлар.

 


Нет комментариев