Кайбер спорт төрләренә бөтенләй эләгеп булмый инде. Сатуга исә барлыгы 450 мең билет чыккан.
Су спорты буенча дөнья чемпионатына 121 мең билет сатылган Шулай да әле барлык спорт төрләренең сайлап алу этапларына, синхрон йөзү, йөзү, су тубы ярышларының финалларына да билетлар бар. Суга сикерү һәм хай-дайвингка билетлар калмаган. Мисал өчен, 2 август көненә ир-егет спортчыларның 10 метрлы каланчадан суга сикерүнең финал ярышларына билетлар сатылып...
Су спорты буенча дөнья чемпионатына 121 мең билет сатылган
Шулай да әле барлык спорт төрләренең сайлап алу этапларына, синхрон йөзү, йөзү, су тубы ярышларының финалларына да билетлар бар. Суга сикерү һәм хай-дайвингка билетлар калмаган. Мисал өчен, 2 август көненә ир-егет спортчыларның 10 метрлы каланчадан суга сикерүнең финал ярышларына билетлар сатылып беткән. Билетларның 60 проценты Интернет аша сатып алынган. Бу - иң җиңел ысул. Электрон билетны кәгазьгә басылганына алмаштыру да кирәк түгел. Бүген Казанда 26 касса эшли. Билет сату урыннары Мәскәү, Санкт-Петербург, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм "Казан" аэропортында да бар.15 июльдән һәр спорт корылмасында билет кассалары ачарга ниятлиләр
Бәяләре "тешләрлек" түгел. Су тубы уеннарына эләгү - 50-1500, йөзүгә - 100-1000, синхрон йөзүгә - 100-1500, суга сикерүгә - 100-1000, ачык суда йөзүне карарга - 800 һәм хай-дайвингка 1500-3000 сум тора. Ә чемпионатның төп тамашасы булган "Пилигрим" чарасына керү 500-3000 сум тора.
Казанда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август көннәрендә уза. Анда 190 илдән 2,5 меңләп спортчы катнашуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев