Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге хәл узган айда була.
Пермь шәһәрендә яшәүче 1977 елгы йөртүче Казан-Ульяновск трассасында ягулык салу станциясе территориясендә үзе белән булган хәлне район эчке эшләр бүлегенә шалтыратып әйтә. Ул үзенең “Шкода-Октавия” автомобилендә утырып баручы ике пассажирының үзен кыйнауларын һәм пычак белән янауларын хәбәр итә. Алар шул рәвешле йөртүченең автомобилен талап алмакчы булган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Нет комментариев