Кичә “Тургай” каршында полицейскийларның Мәскәү номерлары белән автомобильне ни өчен тоткарлаулары билгеле булды
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә “Тургай” каршында полицейскийларның Мәскәү номерлары белән автомобильне ни өчен тоткарлаулары билгеле булды

Без кичә кичке 7ләр тирәсендә шәһәрнең “Тургай” сәүдә үзәге каршында Буа полицейскийларының Мәскәү номерлары белән кызыл автомобильне тоткарлавы хакында язган идек.

Бүген эчке эшләр бүлегеннән  алынган мәгълүматка караганда,  кызыл автомобильгә утырган кешеләр мошенниклыкта шикләнелә. Алар “кырын эшләрен” Мари-Эль республикасында башкарганнар, дип фаразлана.  Шикләнелүчеләрнең Буа районы территориясенә килүләрен оператив мәгълүмат буенча белгән полицейскийлар аларны күрше Чуашстан республикасыннан коллегалар килгәнче тоткарлаганнар.  

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев