Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Зур Кырлангы авылында янгын чыкты. Күршеләре хуҗаның ут эчендә калу мөмкинлеген әйттеләр

Бу хәл көндез булды. 111 номерлы янгын частенә янгын турында хәбәр Глонасс 112 системасы аша килә. Янгын сүндерүчеләр бәла булган урынга барып җиткәндә 5х8 метрлы бүрәнә йортны һәм 4х4 мертлы такта сарайны ут чолгап алган, тәрәзәләреннән куе төтен чыга торган була инде. Аларны каршы алган күршеләре йорт хуҗасының - 1969...

Бу хәл көндез булды. 111 номерлы янгын частенә янгын турында хәбәр Глонасс 112 системасы аша килә. Янгын сүндерүчеләр бәла булган урынга барып җиткәндә 5х8 метрлы бүрәнә йортны һәм 4х4 мертлы такта сарайны ут чолгап алган, тәрәзәләреннән куе төтен чыга торган була инде. Аларны каршы алган күршеләре йорт хуҗасының - 1969 елгы ир-атның ут эчендә калган булу мөмкинлеген әйтәләр. Бәхеткә, аның күрше авылда дусларында булуы ачыклана. Ни кызганыч, ут йортны һәм сарайны күмергә калдыра, янгынның сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу хәл көндез булды. 111 номерлы янгын частенә янгын турында хәбәр Глонасс 112 системасы аша килә.