Бүген Кыят авылында ачылган әлеге объект үзара салым акчасына ясалган. Кыят авыл җирлеге башлыгы Марина Храмова әйтүенчә, аны төзүгә 480 мең сум акча сарыф ителгән. Биредә балаларга уен комплектлары -тау, карусель, беседка, таган, турник һәм башкалар бар. Ә яңа өйләнешүчеләр өчен "Мәхәббәт күпере", беседкалар да куелган. Оныкларын мәйданчыкка уйнарга алып...
Бүген Кыят авылында ачылган әлеге объект үзара салым акчасына ясалган. Кыят авыл җирлеге башлыгы Марина Храмова әйтүенчә, аны төзүгә 480 мең сум акча сарыф ителгән. Биредә балаларга уен комплектлары -тау, карусель, беседка, таган, турник һәм башкалар бар. Ә яңа өйләнешүчеләр өчен "Мәхәббәт күпере", беседкалар да куелган. Оныкларын мәйданчыкка уйнарга алып килүче әби-бабайларга уңайлы эскәмияләр урнаштырылган. Мәйданчыкның урыны да уңайлы - бер якта авыл мәктәбе, икенче якта мәдәният йорты. Кыятлыларны яңа мәйданчык һәм аллея белән муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова тәбрикләде.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев