Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Мәгариф министрлыгы гаджетларны тыю турында: Укучы телефонын саклау урынын мәктәп хәл итә

Узган елның декабрендә мәгариф турында федераль законга үзгәрешләр кертелде. Төзәтмәләрнең берсе укучыларга дәрестә кесә телефоннарын куллануны тыя. Укучыларның гаджетлары кайда сакланачагын мәктәпләр үзләре хәл итә. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Үзенең оештыру мөмкинлекләреннән чыгып, һәр белем бирү оешмасы кәрәзле телефоннарны ничек тапшырырга һәм кайда сакларга, аларны дәрестән соң ничек кире бирергә икәнен үзе билгели. Кәрәзле телефон балаларда булмаган вакытта алар өчен мәктәп җаваплы», — дип сөйләде спикер. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Мөҗипов сүзләренчә, әгәр дәрестә кәрәзле телефон куллануны рөхсәт итәргә яки тыярга икәнен элек мәктәпләр үзләре хәл итсә, хәзер ул — Россиянең бөтен территориясендә гамәлдә булган закон нормасы.

Шул ук вакытта укучылар яки укытучыларның тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган кичектергесез очраклар искәрмә булачак. «Аерым очракларда ата-аналар белән элемтәгә керү мөмкинлеге саклана. Моның өчен балаларга сыйныф җитәкчесенә яки элемтәне тәэмин итәчәк башка өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип төгәллек кертте мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Россия Президенты Владимир Путинның дәресләрдә смартфон куллануны чикләү турында законны имзалавы турында элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев