Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Минем соңгы кыңгыравым” конкурсының беренче этабы тәмам. Җиңүче билгеле

Бүген көндезге 12дә конкурсның беренче этабында катнашучылар өчен тавыш бирүне туктаттык.

 

Аның нәтиҗәләре мондый:

Катнашучы

“Новости Буинска”

Инстаграм

Нәтиҗә

Илгиз Зарипов

644

117

761

Арина Киргизова

224

130

354

Зилә Заһидуллина

979

249

1228

Ильнара Әсәдуллина

887

135

1028

Илзирә Вәлиева

422

187

609

 

Шулай итеп беренче этапның җиңүчесе Иске Суыксу авылы мәктәбеннән Зилә Заһидуллина булды. “Лайк”лар саны буенча аннан азга гына калышкан Илнара Әсәдуллина белән бәйгенең икенче этабында катнашачак. Икенче этаптан соң ике иң күп тавыш җыючы катнашучы финалга чыгачак.

Бүген конкурсның икенче этабы өчен тавыш бирү башлана. Анда катнашалар:

Югары Лашчы мәктәбеннән Альберт Зиннәтуллин, Аксудан Рафия Нургалиева, шәһәрнең М.Вахитов исемендәге гимназиясеннщн Эльвина Юнысова, Яңа Тинчәледән Жасмин Фәхретдинова һәм Адав-Толымбайдан Милия Юнысова катнашалар.

Алар өчен тавыш бирү 1 июнь көнне көндезге сәгать 12 дә тәмамланачак. Икенче атнага финал бәйгесен игълан итәбез. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев