5 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан булачак, аның тизлеге 14 м/с җитә ала. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Төнлә термометр баганалары 6-11 градус күрсәтәчәк, ә көндез 14-19 градуска кадәр күтәреләчәк.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев