Кичә, бүген, иртәгә

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил чыгу ихтималы турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтә.

Бүген кич һәм иртәгә көндез республикада тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк көчле җил көтелә.

Шул ук вакытта бүгенгә явым-төшем фаразланмый. Иртәгә, 31 августта, республика районнарына көнбатыш антициклоны йогынты ясаячак. Бу көннәрдә явым-төшем ихтималы аз, төнлә температура + 5.. +10 градус, көндез +15.. +21 градус җылы булачак.

Алдан фаразлауларынча, җомга, 1 сентябрь, һәм шимбә, 2 сентябрьдә шундый ук һава торышы саклана. Көндезен һава 18-23 градуска кадәр җылыначак.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев