Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда авыл җирлегендә торак бәясенең квадрат метры 62 мең сумга кадәр артачак

Татарстанда муниципалитет бюджетларына субсидия исәпләү өчен авыл җирлегендә торакның квадрат метрының яңа бәясе расланды.

Квадрат метрның бәясе 8 мең сумга арта, 2023 елда 54 мең сум булса, 2024 елда 62 мең сумга кадәр җитә. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Районнарга наем килешүе буенча торак төзү (сатып алу) йөкләмәләрен үтәүгә субсидияләр бирелә.

Татарстанда авыл территорияләрендә торакның гомуми мәйданының бер квадрат метрының бәясен 62 мең сум күләмендә расларга. Бу 2024 елга Татарстан муниципаль берәмлекләре бюджетларына муниципаль районнарның чыгым йөкләмәләрен үтәгәндә финанс ярдәме күрсәтүгә субсидияләр күләмен исәпләү өчен кирәк диелә документта.

Татар-информ хәбәр иткәнчә, Татарстанда Россия гражданнарының торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрүгә социаль түләүләр күләмен исәпләп чыгару өчен авыл җирендә торакның квадрат метрының бәясе артачак. Бу очракта аның бәясе 31,8 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев