Буалы студентлар, бәйрәмегез белән!
Бүген Россия студентлары көне. Яшьләре эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа уку йортларында - ветеринария техникумында, медицина училищесында, КСЮИда бүгенге көндә 1023 студент укый. Районнан читтә белем алучылар саны тагын да күбрәк. Барысын да бәйрәм белән котлыйбыз, укуларында уңышлар, сайлаган һөнәрләре буенча эшләүләрен, илгә файда китерүләрен телибез....
Бүген Россия студентлары көне. Яшьләре эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа уку йортларында - ветеринария техникумында, медицина училищесында, КСЮИда бүгенге көндә 1023 студент укый. Районнан читтә белем алучылар саны тагын да күбрәк. Барысын да бәйрәм белән котлыйбыз, укуларында уңышлар, сайлаган һөнәрләре буенча эшләүләрен, илгә файда китерүләрен телибез. Алар өчен бүген районда төрле чаралар да оештырыла. Студентларны Ял үзәгендә 15, Яшьләр паркында 18 сәгатьтә көтеп калалар.
Видео: https://www.youtube.com/watch?v=TPSLQ911tbs
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев