Районда гриппка каршы прививкалау кампаниясе дәвам итә.
Үзәк дәваханәнең табиб-эпидемилогы Резедә Җәләлова сүзләренчә, быел 11730 данә вакцина кайтартылган. Шуларның 3500е – балаларга, 8230 өлкәннәргә исәпләнгән. 9 ноябрьгә мәгълүматларны алсак, барлыгы 7330 кешегә прививка кадалган, шуларның 2400е балалар. Беренче чиратта риск төркемендәгеләр – медицина хезмәткәрләре, укытучылар, балалар, хроник чирләр белән интегүчеләр, пенсионерлар әлеге процедураны узган. Барлыгы 4400 данә вакцина калган. Гриппка кашы кампания ел ахырына кадәр эшләячәк.
Резедә Вадимовна сүзләренчә, быел гриппның катлаулы төре – “дуңгыз”ныкы дип аталганы киләчәк. Куркыныч ягы шунда: йогышлы вирус организмга үтеп кереп, тиз арада пневмония авыруына китерергә мөмкин. Шулай ук башка хроник авырулар да агрессив рәвештә “баш калкытырга” һәм башка катлаулыклар да килеп чыгуы ихтимал. Әгәр дә быел кыш җылы килсә, вирус үлмәячәк, ул күпләрне зарарлаячак. Беренче чиратта балаларга, йөкле хатыннарга, 60 яшьтән узганнарга сакланырга кирәк. Шуңа прививка турында алдан кайгырту сорала. Чөнки вакцина кадаткан кеше чирләсә дә, авыруны да, ул “бүләк итеп калдырган” катлаулыкларны җиңелрәк үткәрә яки соңгысының бөтенләй булмавы да бар.
Шулай ук “көтмәгән кунак” килүгә иммунитетны ныгытып куярга да комаучауламас. Беренчедән, дөрес тукланырга. Рационга күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, яшел тәмләткечләр, аксым кертү мөһим. Аларның составында С, D витаминнары, цинк, тимер матдәләр бар. Ә алар организмның авыруларга каршы тору көче өчен бик кирәк. Икенчедән, физик активлык сорала. Аз хәрәкәтләнү иммун системасын какшата. Өченчедән, стресска бирелмәскә, йокы туйганчы йокларга кирәк.
Әйткәнебезчә, вакциналаштыру ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аны кадату өчен 2 номерлы поликлиникага беренче катта урнашкан прививкалау кабинетына бару сорала. Алдан участок терапевтына барырга кирәк.
Нет комментариев