Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Абыйлы-энеле Кәримовлар: «Без кечкенәдән автоиспектор булырга хыялландык»

Бүген Россия дәүләт автоинспекциясе оешуга 90 ел тула. Бу уңайдан шәһәрдә яшәүче инспекторлар абыйлы-энеле Алмас һәм Фаил Кәримовлар хакында язарга булдык.

 

 

Башкалар кебек футбол уйнап, урамнарны иңләп, уйнап үскән малайлар булачак һөнәрне икетуган абыйлары үрнәгендә сайлыйлар. Әниләре Румия апаның туганы, Казанда озак еллар ЮХИДИ хезмәткәре булып эшләгән абыйларының форма киеп, юл тәртибе сагында торуын яшьтән күреп-белеп үсәләр. Шуңа күрә икесе дә, югары белем алгач, дипломнарын тотып, туп-туры район эчке эшләр бүлегенә киләләр. Аларга полициянең башка подразделениеләрендәге вакансияләр кызыксындырмый: теләкләре – бары тик инспектор булу. Фаил алданрак килә, аңа эш урыны була, ә Алмасга бер елга участок вәкиле булып хезмәт итәргә туры килә.

Аннан ул да инспектор булып, сменага чыга.

– Безгә саф һавада, кешеләр белән эшләү ошый. Беренче вакытта юлдан хәрәкәтләнүче транспортчылар агымы арасында кагыйдә бозучыларны алдан ук күреп-танып бетереп булмый иде. Елдан-ел күзләр “очланды”, ияләштек, күп очракта андый йөртүчеләрне ерактан үк күреп алабыз, туктатабыз, - диләр Кәримовлар.

Ә юлда төрлесе була: холыксыз йөртүчеләр дә, көтелмәгән хәлләр дә очрый. Закон калыпларына туры китереп, һәрберсе белән уртага килеп аңлашып, эшеңне җиренә җиткереп башкару һөнәри осталык таләп итә. Бу сыйфатлар барысы да Кәримовларда бар. Егерме ел буена җыйган тәҗрибә зур.

Шушы ике дистә ел эчендә кагыйдә бозучыларны, җинаять кылучыларны ачыклау фактлары да булган. Алар юлларын бүлгән тәртипсез автомобильчеләр аркасында, күпме кешегә зыян салынмыйча калгандыр, беркем дә санамаган. Тыйнак Кәримовлар бу хакта “чыгып төшеп” сөйләргә яратмыйлар. Мәкаләне язу барышында кат-кат сорашкач кына Фаил Кәримов бер әбинең гомерен коткаруын искә алды.

Берничә ел элек юлны патрульләгәндә таныш булмаган бер машина килеп туктый. Йөртүче инспекторларга Зур Фролово плотинасы ягыннан олы гына бер апаның нарат күркәләре җыярга, дип китүен, аларның сүзен тыңламавын әйтә. “Кая барганын да белми ул апа”, - дип тә өсти транспортлы юлчы. Тышта яз башы, кар катламы да тирән, салкын көн, ачы җил. Кем белә, бу вакыйга ни белән тәмамланыр иде. Башка инспектор булса: “Мин юл хәрәкәте куркынычлыгын гына тикшерергә тиеш”, дип җавап бирергә мөмкин иде. Тик Фаил Кәримов напарнигы белән шул апаны эзләргә китәләр, кырлар, урман полосасы аша аны көч-хәл белән эзенә төшәләр. Алдан апа кайтырга каршы килә, соңыннан үгетләп, ризалаштыргач, аларга иярә. Шулай итеп туңган, зиһене таралган апаны өенә алып кайтып тапшыралар. Кызы инспекторларга елап рәхмәт әйтә. Күрәсез, юл тәртибе сакчылары әле штраф сугучы гына түгел, ә гомер коткаручы да икән. Алмас Кәримов та: “Юлда бәлага тарыган кешеләргә ярдәм итү очракларым күп булды, аларны исәпкә алып бармаган инде”, - диде.

Мондый тырышлыкларны Татарстанның эчке эшләр министрлыгы, район полиция бүлеге җитәкчелеге дә күрә. Моннан ике ел элек өлкән Кәримовны автоинспекция бүлекчәсе начальнигы итеп билгелиләр.

– Алдан дулкынландым, башкарып чыга алырмынмы икән, дип уйландым. Җаваплылык зур: бөтен район юл тәртибе куркынычсызлыгы, хезмәткәрләрең өчен дә. Шөкер, эшләп киттем, хезмәттәшләрем дә, гаиләдәге якыннарым да ышаныч белдерделәр, - диде Алмас Фаяз улы.

Якыннары – әти-әнисе, хатыннары, балалары көнне-төнгә ялгап хезмәт иткән инспекторларның төп терәкләре.

Кәримовлар белән әңгәмә ахырында да: “Эшегездә иң авыр вакытыгыз нинди?” - дигән традицион сорауны бирмичә булдыра алмадым. Ни гаҗәп: минем мәкалә геройлары булган барлык юл-патруль хезмәткәрләре дә бертөрле җавап бирә. Алар: “ДТПда бала үлеме. Без шуны күргәч, озак тынычлана алмыйбыз”, - диләр.

Барысы да мондый аяныч хәлләр булмасын өчен көчен дә, вакытын да кызганмаска риза алар.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев