Буалылар игътибарына: быел бәрәңге черемәсен өчен нишләргә7
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар игътибарына: быел бәрәңге черемәсен өчен нишләргә7

Күп авылларда черекләре хәйран чыга, дип зарланалар.

Белгечләр раславынча, моңа дым белән таралучы авырулар, нигездә фитофтороз сәбәпче.

Аңа каршы көрәшне икенче икмәкнең вегетация чорында ук башларга кирәк иде. Хәзер инде дөрес казу һәм саклау чарасын күрү мәслихәт. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Валерий Андреев әйтүенчә, иң беренче чиратта бәрәңге алырга бер атна чамасы алданрак сабакларын чабарга кирәк.

– Сабаклар бөтенләй корып беткәнне көтәргә кирәк түгел. Бу очракта авыру бүлбеләргә күчәчәк. Яфраклары корыган булса, шул җиткән. Бер атна вакыт эчендә бәрәңгенең кабыгы ныгып, өлгереп җитәчәк. Туфрак та, сабак, чүп үләннәре астында булганга караганда, тизрәк җилләячәк, – ди ул.

Казылган бәрәңгене ачык һавада бер-ике сәгать киптереп чүпләсәң яхшы. Ул чакта ук черекләрен аерып барган очракта да, кышкы саклауга салырга ярамый әле. Кимендә бер ай тирәсе җилләтергә кирәк. Моның өчен салкынча, ышык урынга урнаштыру отышлы. Базга салганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый. Орлык өчен калдыра торган бәрәңгеләрне кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта.

Яшелчәләрне саклау урыны коры булырга тиеш, шуңа базны, подвалны яхшылап дезинфекцияләргә, гөмбәчекләрдән һәм күгәректән чистартырга, киптерергә кирәк. Известь белән агартырга да ярый. Агарту микробларны яхшы үтерә. Кыш дәвамында корылык булдыру өчен берничә урынга сүндерелмәгән известь салынган савыт куярга мөмкин. Ул артык дымны үзенә сеңдерәчәк. Тагын бүлбеләрнең җәрәхәтләнүенә юл куймаска кирәк. Теләсә нинди бәрелгән урын йогышлы бактерияләр һәм вируслар өчен “керү капкасы” булырга мөмкин. Уңышны берничә агач тартмага яки сулаучы капчыкларга бүлеп салу хәерлерәк. Шулай иткәндә, бәрәңге инфекцияләренең таралуына киртәләр күбрәк була.

– Бәрәңгене саклау өчен оптималь температура – плюс 2-3 градус. Ә 5 градустан югары булу черек үсешен тизләтәчәк. Шуңа да базны салкыннар башланганда гына томалау хәерле, – ди Валерий Николаевич.

Ә туфракта бәрәңгегә аеруча зур зыян салучы авыруларны юк итү өчен иң элек аны ел саен бер үк урынга утыртуны чикләү кирәк. Мондый мөмкинлек булмаганда уңышны җыеп алганнан соң төрле сидерат үләннәр чә­чү файда бирә.

Әлфия Шәрәфетдинова.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев