Буа шәһәре прокуратурасы 50 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд РФ Җинаять кодексының 112 маддәсенең 2 часте «з» пункты ир-атны гаепле дип тапты.
Тикшерү ачыклаганча, 2026 елның 28 апрелендә, абзарда шәхси дошманлык нигезендә чыккан низаг вакытында, әлеге зат зыян күрүченең йөз турысына кимендә өч тапкыр суга. Җинаять кылу өчен ир-ат кесә телефонын корал итеп куллана, аны кулына тотып тора. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча, зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган:
Дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, суд гаеплегә шартлы рәвештә 1 ел һәм 8 айга иректән мәхрүм итү җәзасын сынау срогы белән билгеләде. Хөкем законлы көченә керде.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев