Буа шәһәре прокуратурасы 52 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны РФ Җинаять кодексының 314.1 маддәсенең 1 өлеше буенча (иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәндә, административ күзәтү билгеләнгән затның үзе сайлаган яшәү урынында булмавы) гаепле дип тапты.
Эш материалларыннан күренгәнчә, 2025 елның 20 июнендә әлеге хатын-кыз Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегендә профилактик исәпкә куела. Аңа карата 2028 елның апреленә кадәр өч елга административ күзәтү билгеләнә. Гаепләнүче үзенә салынган административ күзәтү һәм чикләүләр турында хәбәрдар булуга, шулай ук РФ ҖКның 314.1 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартылуы турында берничә тапкыр кисәтелүгә карамастан, ул сәбәпсез рәвештә күзәтүдән читләшә һәм полициядән качып йөри, өенә кайтмый башлый.
Суд аны гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәү шарты белән 6 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев