Кичә берничә районда яңа мәктәпләр ачылды.
«Безнең өчен кичәге көн үзенчәлекле — Буада 2 нче лицейның яңа корпусы ачылды. Бу — 192 урынга исәпләнгән заманча мәктәп, анда балаларның укуы, спорт белән шөгыльләнүе һәм үсеше өчен барлык шартлар да бар: иркен класслар, ашханә, актлар һәм спорт заллары, спорт һәм уен мәйданчыклары», — дип язды Рәнис Рәфис улы.
Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка игътибары, ярдәме, мәгарифне һәм авыл территорияләрен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев