Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Адав-Толымбайда "Сания апа юллары"н төзеделәр (фоторепортаж)

Үзе китте, ә авылдашларына зур бүләк калдырды Социалистик Хезмәт Герое Александра Николаева. Ул яшәгән урамга юл салу өчен бирелгән акчага Адав-Толымбайның башка урамнары да юллы булды. Бүгенге көндә авыл урамнарындагы юлларны ремонтлау ахырына якынлаша. Муниципаль район баш-лыгы Азат Айзетуллов сүзләренә караганда, ул вакытта райондагы бердәнбер исән хезмәт герое Александра Николаева...

Үзе китте, ә авылдашларына зур бүләк калдырды Социалистик Хезмәт Герое Александра Николаева. Ул яшәгән урамга юл салу өчен бирелгән акчага Адав-Толымбайның башка урамнары да юллы булды.

Бүгенге көндә авыл урамнарындагы юлларны ремонтлау ахырына якынлаша.

Муниципаль район баш-лыгы Азат Айзетуллов сүзләренә караганда, ул вакытта райондагы бердәнбер исән хезмәт герое Александра Николаева хөрмәтенә юл ясау идеясе узган ел барлыкка килгән. Әлеге изге эшкә акчаны республика бюджетыннан сораганнар. Озакламый Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә районга 37 миллион сум акча бирелә дә. Әлеге сумма мәрхүм Александра түти яшәгән урамны гына түгел, ә башкаларын да юллы итәргә җитә. "Волгадорстрой" подрядчы оешмасы авылның үзәк урамы дип исәпләнгән Совет урамына 1,2 километр озынлыкта асфальт юл салганнар. Беррәттән мәктәп алдын да асфальтлаганнар. Күл (Александра Николаева яшәгән урам), Интернационал, Кооператив (өлешчә) урамнарына комлы-таш җәйгәннәр. Башка урамнардагы юлларны һәм тыкрыкларны да тәртипкә китергәннәр. Авыл халкы өчен җәмгысе 5 километрга җыелган юлның төзекләндерелүе зур шатлык булган. Хәзер мондый юллардан автомобильчеләр дә җилдерә, җәяүлеләргә пычракта резин итекләр киеп йөрергә туры килми.

-Олысы-кечесе сөенеп бетә алмый. Легендар авылдашыбыз Сания апа (ред. авылда Александра Николаеваны шулай үз итеп йөртәләр иде) рухына догалар укыйбыз. Кызганыч, үзе генә юлның рәхәтен күрә алмады, - дип сөйләде Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Айгөл Хөсниева.

Асфальт юлның мәктәп алдындагы автомобиль аз йөри торган урынында бала-чага роликларда, скейтларда чаба хәзер, туп куа.

Айгөл Хөсниева әйтүенчә, авылның калган юлларын киләсе елларга үзара салым акчасына ясарга ниятлиләр. Соңгы елларда толымбайлылар зиратны төзекләндерү белән мәшгуль булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев