Республика буенча, шул исәптән Буа районында да «Игътибар, балалар!» профилактик операциясе башланды.
Баш инспектор белдерүенчә, уку елы башлангач, рейдлар тагын да күп булачак.
Районда 24 августтан алып 6 сентябрьгә кадәр “Игътибар, балалар!” профилактик чарасы уза. Юл тәртибе сакчылары баланы мәктәпкә алып килгәндә һәм алып киткәндә аны автосалонда автоутыргычсыз йөртү-йөртмәү, җәяүле юлны аркылы дөрес чыгу-чыкмау һәм башка очраклар тикшереләчәк.
Моннан тыш ДАИ хезмәткәрләре мәктәпләрдәге төрле чараларда, әти-әниләр җыелышында катнашачак. Алмас Кәримов сүзләренчә, балалар иминлегенә карата мондый нык игътибар бу чара кысаларында гына калмый, ул ел буе контроль булачак. Максат – өйдән чыгып киткән бала сау-сәламәт килеш кире әйләнеп кайтырга тиеш.
Нет комментариев