Буада «Чиста һава» дип исемләнгән оператив-профилактик чара бара.
Аның кысаларында экологлар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре бензин, газ һәм дизель ягулыгы белән эшли торган транспорт чараларын атмосферага зарарлы матдәләр бүленеп чыгу-чыкмавын тикшерәләр.
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе начальнигы Марат Фәтрахманов хәбәр иткәнчә, районда 204 автомобиль тикшерү үткән. Әлегә кадәр чыккан газлар составындагы зарарлы матдәләр экологик нормалардан тайпылу теркәлмәгән. Оператив чара агымдагы елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Ул «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында уза.
Татарстан юлларында тикшерүләр 2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Соңгы биш елда нормативлардан арткан чыгарышлы автомобильләр өлеше кими бара — 2021 елдагы 2,8% тан 2025 елда 2,6% ка кадәр. Бу мотор ягулыгының сыйфаты яхшыруга һәм автопаркның яңартылуына бәйле.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев