Буа участковые өчен тавыш бирегез!
Кичә, бүген, иртәгә

Буа участковые өчен тавыш бирегез!

Быел «Халыкның участок вәкиле» бөтенроссия конкурсында Буа районыннан полиция өлкән лейтенанты Олег Селиверстов катнаша.

Ул республикада иң яхшылар рәтенә кереп, әлеге бәйгенең икенче этабына узды.

Олег Алексеевич район полиция бүлегендә 2022 елдан бирле эшли. Аның карамагындагы административ участок шактый зур: аңа Боерган, Әлши һәм Шәмәк авыл җирлекләрендәге барлык авыллар керә.

Җитәкчелек аны үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, югары җаваплы һәм халык белән уртак тел таба белгән участок вәкиле буларак бәяли. Участокта яшәүчеләр дә үз полицейскийларына еш кына ярдәм һәм гаделлек эзләп мөрәҗәгать итәләр, чөнки алар аның игътибарлы һәм гадел булуына ышаналар.

Конкурс шартлары буенча, җиңүчене нәкъ менә халык билгеләячәк. Олег Селиверстов өчен 7 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сайтында тавыш биреп булачак.

Без барыбыз да якташыбызга уңышлар телибез.


Нет комментариев