Буа районының Ташкичү авылында балалар өчен бәйрәм уздырылды
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының Ташкичү авылында балалар өчен бәйрәм уздырылды

Тимбай авыл җирлеге, Ташкичү авылында балалар өчен «Балачак бәйрәме» үткәрелде.

Балалар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде. Чараның башыннан ахырына кадәр эшләүче ярминкәдә балалар өчен төрле товарлар: йомшак уенчыклар, журналлар, буяу китаплары, пластилиннар һәм башка товарлар сатып алу мөмкинлеге булды. Көндезге сәгать уникедән балалар өчен бушлай попкорн, татлы мамык һәм теләгән кадәр батутта сикерүләр оештырылды. Аниматор һәм балалар өчен бик кызыклы булган зур курчаклар ике сәгать буе уеннар уйнатып, конкурслар үткәрделәр. «Кайчы белән уенчык кисү», алмагач бакчасы булгач «Кашыкка алма куеп йөгерү», «Капчык киеп сикерү» уеннарында балалар бик теләп катнаштылар һәм бүләкләр алдылар.


Балаларны озата килүче әти-әниләр, әби-бабайлар төрле үләннәр салып пешерелгән  самовыр чәе, бал, кайнатма, коймак, белен, кабартмалар белән сыйланып, балаларны күзәттеләр. Һәр теләгән кеше, Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган «Венок дружбы»  панносын  үрү буенча мастер-класста катнаштылар, шулай ук көзге сый-нигъмәтләр куеп әзерләнгән фотозона эшләде.

Тимбай авыл җирлеге башлыгы Илгиз Айзатуллин авылыбыз егетләренә һәм кызларына, иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм эшләрендә уңышлар теләде. Балаларны бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, акыллы булып  үсүләрен, әти-әниләрен тыңлауларын, илебезгә тынычлык урнашып, һәр бала тулы гаиләдә тәрбияләнеп үсүен теләп, Ташкичү авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Зөлфия Садыйкова чыгыш ясады. Бәйрәм бик күңелле узды. Киләчәктә мондый чараларны оештырып, балаларны шатландырырга насыйп булсын. 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев