Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Авангард” агрофирмасы базасында Россиянең вузлары студентлары ветеринариядә көч сынашты

Әлеге бәйге бөтенроссия студентлар отрядлары слеты кысаларында узды. Анда Идел буе федераль округында урнашкан уку йортлары арасында ярамфиналында җиңү яулаган унике егет һәм кыз ветеринария һәм зоотехния буенча белемнәрен күрсәттеләр. Бәйгенең эксперты Казан ветеринария академиясе доценты Булат Әнвәров һәркайсысының алты модуль буенча белемнәрен теориядә һәм практикада куллана белүләрен карадык, ди.

Булачак зоотехник Олейся Олейник Оренбург аграр университеты  студенты. Бәйгенең Идел буе федераль округы буенча финалда җиңү яулагап финалга чыккан.

-Минем бурычым бинада терлекләрның яшәү микроклиматын бәяләү, азыкларын,  андагы төрле кушылмаларның файдасы һәм зыяны турында аңлатып бирү, терлекләрнең гәүдә авырлыгын, тыгызлыгын һәм гомуми конституциясен дөрес итеп үлчәү иде. Барысын да дөрес башкардым, дип уйлыйм. Үзем шәһәр кызы булсам да, киләчәктә терлекләр белән эшләргә хыялланам. Һәм бу бәйгедә бик күп нәрсәгә өйрәнеп китәм, - ди ул.  Катнашучылардан тагын Байкал арты аграр институтының ветеринария белгечлеге алучы    Ирина Глушкова  белән дә аралаштык. Ул Байкал арты округы буенча ярым финалда  җиңү яулап килгән. Ветеринарлар терлекләрне клиник карау үткәрү, ректаль тикшерү, тоягын дөрес итеп чистарту, төрле ситуацияле мәсьәләне хәл итү кебек биремнәрдә катнашканнар. Ирина, кечкенә чагыннан песиләр-этләр яратканга, ветеринарга укырга керүен әйтә. Киләчәктә эре терлекне дәвалау белән шөгыльләнергә уйлый. Моңа кадәр Ерак Көнчыгыш буенча күп бәйгеләрдә катнашып килгән. Татарстанны күреп китүенә сөенә һәм безнең төбәктә өйрәнергә, эшләргә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр зур булуын әйтә ул.

 Буа ветеринария техникумы директоры, үзе дә студентлар отрядлары җитәкчесе булып торган Илдар Гыйниятуллин бу бәйгенең ел саен этаплап үтүен әйтә. Узган ел Идел буе федераль округы буенча буалы студентлар удмуртиядә катнашкан. Бу юлы Татарстаннан  Казан ветернинария академиясе студентлары тәкъдим иткәннәр, тик финалга чыга алмау сәбәпле төшеп калганнар. Шуңа күрә безнең студентлар биредә юк иде. Илдар Мәҗитович әлеге бәйгенең безнең Буада узуы киләчәктә үзебезнең укучылар өчен дә тәҗрибә мәктәбе булуын әйтә. Чөнки биредә Казан ветеринария академиясенең төрле өлкәдәге белгечләре белән аралашу, бәйгенең нинди форматта узуын күрү үзе зур мөмкинлек, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев