“Байрак”ка язылыгыз һәм капчыкта шикәр комы, капчыкта он, “Тефаль” чәйнеге һәм башка призларны отыгыз!
Кадерле буалылар. “Байрак” район газетасына киләсе яртыеллыкка (бер елга) язылучылар арасында призлар уйнатылачак.
Төп призлар - 25 килолы капчыкларда шикәр комы. Шулай ук “Тефаль” электр чәйнекләре, капчыкларда бодай оны һәм башка призлар уйнатылачак. Уйнатуда катнашу өчен район газетасына почта аша яки альтернатив язылган квитанциягезне 29 декабрьгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) редакция бинасында куелган махсус тартмага салырга кирәк. Призлар уйнату көнен хәбәр итәчәкбез.
Әйдәгез, бәхетегезне сынагыз, “Байрак”лы да, уңышлы да булыгыз! Безнең редакция Буа шәһәре, К. Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 3-75-06.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев