Ел хуҗасы - тәм-том тутырылган йомшак маймыл "Татмедиа" холдингы бүләге. Безне иң шатландырганы - коллектив газета сайтын үстергән өчен "Ел лидеры - 2015" дипломы белән бүләкләнде. Газета редакторы Гакыйл Камалетдинов бу бүләкләрне еллык эшкә нәтиҗә ясалган киңәшмәдән алып кайтты. Әлбәттә, бу уңышка без сезнең белән бергә ирештек, хөрмәтле сайт укучылар...
Ел хуҗасы - тәм-том тутырылган йомшак маймыл "Татмедиа" холдингы бүләге. Безне иң шатландырганы - коллектив газета сайтын үстергән өчен "Ел лидеры - 2015" дипломы белән бүләкләнде. Газета редакторы Гакыйл Камалетдинов бу бүләкләрне еллык эшкә нәтиҗә ясалган киңәшмәдән алып кайтты. Әлбәттә, бу уңышка без сезнең белән бергә ирештек, хөрмәтле сайт укучылар һәм ВКонтактедагы "Новости Буинск", "СМИ. Мы делаем новости" төркемендә теркәлүчеләр. Киләсе елда да сезгә иң кайнар яңалыкларны җиткереп барырга тырышачакбыз. Бергә булыйк!
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев