Буа эксперты интернеттан товар алганда паспорт мәгълүматларын бирү турында сөйләде
Кичә, бүген, иртәгә

Буа эксперты интернеттан товар алганда паспорт мәгълүматларын бирү турында сөйләде

Мошенникларга эләкмәсме?

“Озон” интернет кибетенең кушымтасына кереп, кайбер товарларга заказ биргәндә, паспорттагы мәгълүматларны тутырырга кирәк. Шунсыз заказ биреп булмый. Шәхси мәгълүматны интернетка язарга куркам. Мошенниклар күп хәзер.  Болай эшләү дөресме икән?

Г. Сабирова.

Буа шәһәре”.

атарстан дәүләт алкоголь испекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина. Автор фотосы.

Сорауга Татарстан дәүләт алкоголь испекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина җавап бирә:

– Әлеге сорауны еш бирәләр. “Озон” интернет кибете аша кайбер әйберләрне заказ биргәндә паспорттагы мәгълүматлар таможня хезмәтчелеге өчен кирәк. Анда башка илдән товар килгәч, аның төгәл кем исеменә килүен теркәп, декларация тутыралар.  “Озон” шуңа сатып алучының шәхси мәгълүматларын җыеп, таможня хезмәтчелегенә җибәрә.

Ә мошенниклардан куркам, дигәннән шуны әйтәсем килә: “Озон” компаниясе Роскомнадзор операторлары реестрына кертелгән. Шуңа ул шәхси мәгълүматларны саклый, аларны таможняга махсус сакланган канал аша гына җибәрә. Кешеләргә бары тик рәсми кушымтада гына мәгълүматларны язарга кирәк. Шулай булса, куркыныч янамый. Бик игътибарлы булу сорала, чөнки мошенниклар интернетта үзләре ясаган ялган “Озон” кушымталары ярдәмендә алдарга мөмкиннәр.


Нет комментариев