Эльмира үзе Казан кызы. Әти-әнисе үлгәч, ул билгеле бер сәбәпләр аркасында ул урамда кала. Бу вакытта кызның аяк-куллары эшләми башлый. Туганнан-туган апасы 24 яшьлек кызны Буадагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка алып килә. Кыз биредә 5 ел яши. Ул барлык яшьтәшләре кебек кияүгә чыгарга, балалар үстерергә хыяллана. Ә быел Яңа...
Эльмира үзе Казан кызы. Әти-әнисе үлгәч, ул билгеле бер сәбәпләр аркасында ул урамда кала. Бу вакытта кызның аяк-куллары эшләми башлый. Туганнан-туган апасы 24 яшьлек кызны Буадагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка алып килә. Кыз биредә 5 ел яши. Ул барлык яшьтәшләре кебек кияүгә чыгарга, балалар үстерергә хыяллана. Ә быел Яңа ел алдыннан аның хыялы чынга ашты - ул Лаеш районы Хәерби авылы егете Шәфкатъ Сәмигуллинга кияүгә чыкты. Шәфкатъ үзе яшьтән ДЦП авыруын кичергән. Яшьләр Казанның "Ривьера" ресторанында гөрләтеп туй уздырдылар. Аларга бәхет телибез!



Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев