Буа медицина училищесында 85 бюджет урынына укучыларны кабул итәчәкләр
Буа медицина училищесында 85 бюджет урынына укучыларны кабул итәчәкләр
Буа медицина училищесында кабул итү комиссиясе эшли башлады. Уку йорты администрациясеннән алынган мәгълүматларга караганда, укырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Быел училищега бюджет урыннарына 85 укучы кабул итәчәкләр. Дәвалау бүлегенә 11 сыйныф базасыннан соң 10 урын, 9 сыйныф базасыннан соң 25 урын бирелгән. Шәфкать туташы бүлегендә бюджет урыннары саны 50 урынга исәпләнә. Булачак студентлар әлеге белгечлек буенча тугыз сыйныф базасыннан соң укыячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев