Буа механизаторлары чәчү вакытында кырда телевизор караячаклар, ял итәчәкләр (фоторепортаж)
Бүген "Кадыйров" фермер хуҗалыгында язгы әзерлек буенча семинар узды. Агробелгечләрнең бирегә җыелуы юкка түгел - хуҗалык җитәкчесе Фәнил Кадыйров быел 10 миллион сумга төшереп орлык саклау ангары төзеткән, узган ел мондый ике объектны сафка бастырган. Быел гына да ул 8 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Фәнил Кадыйров механизаторларга...
Бүген "Кадыйров" фермер хуҗалыгында язгы әзерлек буенча семинар узды. Агробелгечләрнең бирегә җыелуы юкка түгел - хуҗалык җитәкчесе Фәнил Кадыйров быел 10 миллион сумга төшереп орлык саклау ангары төзеткән, узган ел мондый ике объектны сафка бастырган. Быел гына да ул 8 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Фәнил Кадыйров механизаторларга уникаль бүләк әзерләгән - махсус ял итү күчмә вагон ясаттырган. Анда юыну урыны, диван, суыткыч, плазма телевизоры, өстәл куелган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов мондый тырышлыкны башка фермерларга да үрнәк итеп күрсәтте. Район фермерлар ассоциациясе рәисе Җәмил Дәүләтшин да коллегасына югары бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев