Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында наркотик кулланып, рульгә утырган ике машина йөртүчене тоткарланганнар

Бу хакта Буа районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Фәнис Рәхимов Буа районының хокук бозуларны профилактикалау һәм наркотикларга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында доклад белән чыгыш ясаганда белдерде.

Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, участок вәкилләре һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә транспорт чараларын наркотик исереклеге халәтендә йөртү фактларын ачыклауга юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрәләр, атна саен төнге һәм көндезге рейдлар оештырыла.

Шулай ук Буа үзәк район хастаханәсенең нарколог-врачы белән берлектә пассажир автотранспорты предприятиеләренең машина йөртүчеләре наркотик исереклеге халәтендә булу-булмауларына тикшерү үткәрелә.

Фәнис Гомәр улы сүзләренчә, барлыгы 2026 елда законсыз әйләнештән 2,57 граммнан артык наркотик алынган.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев