Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында укучылар аерым фәннәрдән нәтиҗә күрсәтеп, 50 шәр мең сум акча алдылар

Район мәктәпләреннән физика, биология һәм химия фәннәрен тирәнтен өйрәнүче 8 укучы 50шәр мең сумлык акчалата бүләккә лаек булдылар.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Физик-математик алга китеш” проекты буенча җиңүгә 2 номерлы лицейдан Самир Йосыпов, Фаяз Купутдинов, Яңа Чәчкаптан Алия Абдрахманова, лицей-интернаттан Нияз Нурҗанов, “Физик-химик алга китеш” дигәнендә М. Вахитов исемендәге гимназиядән Кәрим Баһавиев, Самат Сәфиев, 1 номерлы мәктәптән Әмир Гәрәев, лицей-интернаттан Марат Бакиров ирештеләр.

Рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, аларга моңа ирешү өчен беренче чиратта һәр предмет буенча билгеләренең 4ледән түбән булмавы кирәк. Балларны исәпләгәндә конкурска һәм сыйныфларына бәйле рәвештә олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә, конкурсларда, профильле сменаларда ирешкәннәре, физика, математика, химия, биология юнәлешендәге интеллектуаль эшчәнлекләре, социаль һәм агарту активлыклары исәпкә алына. Акчалата бүләкләр һәр ике проектта иң күп баллар туплап, җиңү яулаган 200әр 5-11 сыйныф укучысына тапшырыла. Берьюлы сигез укучының алар арасына керүе зур нәтиҗә! Алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев