Буа районының Чуаш Киштәгендә яшәүче олы яшьтәге укытучы заказга җиз фигуралар ясый
Буа районының Чуаш Киштәгендә яшәүче олы яшьтәге укытучы заказга җиз фигуралар ясый. Әмма, бабасы васыяте буенча, беркемнән эше өчен акча алмый


Җилле көннәрдә Чуаш Киштәгендә Михаил Бахтинов капкасында әллә ничә җиз флюгерь “җыр” башлый. Алар барысы да хуҗа кулы белән ясалган. Кайсы заказга, кайсы болай гына - күңел өчен. Әнә, кармак салырга хирыс танышы флюгерьда балыкчы һәм балык булуны сорый. Ульяновск ягыннан икенче берәүгә зур ди участогына арыслан силуэты кирәк булган.
- Ясыйм, материал гына китерегез, - ди Михаил Александрович һәр “клиентына”. Ә эше өчен акча алмый. Приципиаль рәвештә.
- Миңа бабай әйтеп калдырды, улым, кул эшең өчен кешеләрдән акча алма, диде, - ди әңгәмәдәшем. Михаил Александрович хәтерендә әтисенең атасы аерым бер урын тота. Тирә-юньгә даны таралган кул эше остасы була ул – мич чыгаручы, җизче, тимерче. Хәлле яшәгәч, “кулак” ярлыгы тагылып, гаиләсе белән сөргенә сөрелә. Язмыштыр инде, шул моментта тәненә әйберләр бәреп чыккан кечкенә улын һәм хатынын, баржаларга кертмичә, Тәтеш пристаненнан кире боралар. Өч көн җәяү кайтып, ике ел кеше почмакларында җан асраган улы һәм хатыны янына берзаман Семен Николаевич исән-имин кайтып төшә. Бөек Ватан сугышыннан да исән кайту насыйп була. Тормыш шулай үз “рельсларына” баса. Бабайның “алтын” куллары эштән бушамый. Кечкенә Миша өчен аның остаханәсе ишеге артында бер “дөнья” инде. Бабай кырыс кеше – остаханәгә беркемне уздырмый, әмма беренче оныгына “эреп төшә” - алачыкка үзе чакырып дигәндзй кертә. Малайны үзе белгәнгә өйрәтә. Бабасы ничектер тиң күреп сөйләшә дә аның белән. Мунча минеге белән чабына-чабына:
- Улым, син мәктәптә эшләрсең, начальник булырсың. Колхозлар бетәр, тормыш башка булыр, син моны күрерсең әле, - дип сөйли. Сәер карт, диючеләр дә табыла. Әмма Семен Николевич оныгының язмышын, суга караган кебек, әйтеп биргән.
Казан педагогия институтын тәмамлаган Михаил физкультура укытучысы булып Чүпрәленең Кече Чынлы авылы мәктәбенә килә. Фатир хуҗабикәсе бер авыз урысча белми. Яшь укытучы аның белән кара-каршы сөйләшерлек татарча өйрәнә. Шулай бер чакны бала-чагасы булмаган апа “квартирантка” яңа йорт салу турында хыялын ачып сала.
– Күпме акчаң бар?
- Өч мең сум. Хуҗабикә биргән акчага егет, колхоз рәисеннән транспорт белешеп, төзелеш материаллары алып кайта. Йортны салып бирә. “Әби гомере буе рәхмәт укыды”, - дип елмая Михаил Александрович.
Җәмәгате Людмила Васильевна белән үз өйләрен корганда да 83 кеше килә йортның кирпечен өяргә.

- Мин үзем дә күп кешегә булышкангадыр инде. Диварларын бер көндә күтәрдек. Хатыным, өйгә сыймагач, халыкны урамда ашатты, - ди Михаил дәдәй. Хатыны турында сүз чыккач, Михаил Александрович күз яшьләренә буылды – былтыр югалткан ул аны... менә-менә илле ел бергә яшәдек, дигәндә.
- Аның кебек әйбәт, булдыклы, кешелекле хатын-кыз бүтән булмас, - ди ул. Людмиласы Тутай авылыннан булган. Гомер буе бергә мәктәптә укытканнар. Михаил Александрович директор булганда да иң беренче аңа таянган. Бервакыт Чуаш Киштәге мәктәбендә бер нәселдән сигезәү укыталар алар. Халык “Бахтиновлар мәктәбе” кушкан. Кызы белән кияве янында ун ел яшәгән хатынының әнисен дә “әйбәт иде мәрхүмә”, дип искә ала Михаил Александрович.
Үзе салган “кыр хәтле” өендә ялгызы калган Михаил Александровичка хәзер кул эше дару кебек. Сагышларны оныттыра. Ул, бирелеп китеп, булачак фигураларны рәсемгә төшерә. Аннары үзенчә “модельләштерә”. Рәсемгә осталыгы кечкенәдән аның. Мунча чоланына җыйган өтерге-чүкечләрне алып, аннары шул өлге буенча җиз калайдан фигуралар коя. Кешеләргә ошый. Фигуралар фонында фотосессияләр ясыйлар, мәш киләләр. Бакчасын да ташлый алмый Михаил дәдәй. Анда хатыны утырткан чәчәкләр, аның кулы тигән түтәлләр. Әле бит балалар, кунакка кайткач, шунда ял итәргә ярата, бабалары монда да эшен китергән: оныкларга балыклы “күл” дә бар, уллары-киленнәренә ял зонасы.

- Балалар, дигәннән, бездә кызлар юк, - дип елмая бабай. Үзләренеке Слава һәм Саша, алар да уллар үстерәләр. Семен бабайдан килгән осталык та “йокламаган” яңа буында. Төпчек Сашаның кулы “алтын”, хет техника, хет кул эше, барысына да оста. Аның кече улында да кул эшенә “оеткы” барын күрә бабай.
Менә шулай Семен бабай нәселе аның эшен бүген дә ташламый.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев