Буа районының Аксу авылында яшәүче 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Мөлеков бүген кунакларны – муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Еремеевны, авыл җирлеге башлыгы Марат Хәйретдиновны аягүрә басып каршы алды.
Россия Президенты Владимир Путин тәбрикләвен һәм җылы теләкләргә каршы озак итеп рәхмәт укыды, сугыш турында истәлекләр белән бүлеште. Күзлексез Коръән китабын укыды, табын артында җырлап та җибәрде. Маршал Жуковны күргән ветеран легендар полководец хакында нинди истәлекләр сөйли? Котдус аганың әлеге һәм башка хәтирәләрен“Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газетасының киләсе атнада чыгучы 8 июль номерыннан укырсыз.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев