Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа шәһәре урамнарында юллар ремонты башланды

Хәзерге вакытта подрядчы “Татавтодор” оешмасы эшчеләре шәһәрнең Р. Люксембург һәм Космовский урамнарында махсус техника белән юллардан асфальт өслекне алалар.

 

Р. Люксембург урамында “ШиК” кибете каршыннан  “Буа” сәүдә үзәгенә җитәрәк аралыкта, Космовский урамында элеккеге “Сандугач” кибете яныннан Гагарин урамына кадәр юллар яңартылачак.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин белдерүенчә, ремонт барган территориядә махсус юл билгеләре куелды,  урыны белән хәрәкәт тизлеге чикләнде. Йөртүчеләрнең  аларга игътибарлы булулары сорала. Алмаз Марсович, юлларны төзекләндерүнең  алга таба башка планлаштырган урамнарда да дәвам итәчәген әйтте. Аларда юллар  нигездән яңартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев