Буада юкка чыккан авыллар урынында тагын өч стела ачылды
Бүген аларны хәтердән чыгармау, ата-бабаларын искә алу мөмкинлеге кайчандыр Янтуган авыл җирлегенә кергән Яңа Янтуган, Кыят авыл җирлегенең Курени Выселкасы, Яшевка җирлегенең Баиковка авылларыннан чыккан кешеләр өчен булдырылды.
Әлләни зур булмаган өч авыл да узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында юкка чыкканнар. Һәрберсеннән Бөек Ватан сугышына дистәләгән кеше киткән. Яу кырында башын салганнарның да, исән кайтканнарның да исемнәре ташка уеп язылган. Бүген төрле җирләргә сибелеп яшәүче әлеге авыллар халкын, аларның туганнарын сәламләгән муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Казандагы “Буа якташлыгы” җәмгыяте президенты Ирек Закиров аларга илтүче сукмакларга үлән үсмәвен теләделәр.
Сүз уңаеннан, “Буа якташлыгы” район җитәкчелеге белән берлектә башкарылган хезмәт нәтиҗәсендә 5 ел эчендә стелалар барлыгы 19 беткән авыл урынына урнаштырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев