Бүген район киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы Альберт Шакиров мошенниклык турында доклад белән чыгыш ясады.
Соңгы айлардагы статистика борчылырлык.
Саннар үзләре өчен үзләре сөйли. Агымдагы елның узган 8 аенда гына да район халкы үз теләкләре белән аферистларга 24 миллион сумнан артык акча күчергән. Бу сумма алдагы ел күрсәткечләреннән ике тапкырга артыграк, бу җинаятьчеләрнең агрессив һәм уйлап табучанрак эшли башлавын күрсәтә.
Альберт Шакиров ассызыклаганча, җинаятьчеләр даими рәвештә алдау сценарийларын үзгәртәләр: алар үзләрен банклар, хокук саклау структуралары яки «Госуслуги» порталы хезмәткәрләре дип атыйлар, сезнең исемгә кредитлар рәсмиләштерү белән куркыталар яки социаль түләүләр вәгъдә итәләр. Төп максат – кешене акчаны "куркынычсыз счетка" күчерергә мәҗбүр итү яки смстан кодны таләп итү.
Үз мөрәҗәгатен йомгаклап, полиция башлыгы буалыларны мөмкин кадәр уяу булырга өндәде:
-Барыгыздан да игътибарлырак булуыгызны һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәвегезне сорыйм. Исегездә тотыгыз: банкның яки полициянең чын хезмәткәрләре беркайчан да сездән картаның CVV-кодын әйтүегезне яки акчаларын чит счетларга күчерүегезне сорамаячак. Әгәр сезнең олы яшьтәге туганнарыгыз бар икән, һичшиксез, аларга бу схемалар турында сөйләгез. Аз гына шик булса да, шундук трубканы куегыз һәм банкка картаның арткы ягындагы номер буенча мөстәкыйль рәвештә шалтыратыгыз, – диде баш полицейский.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев