Быелгы уку елын Боерган авылы мәктәбе укучылары яңартылган сыйныфларда каршы алдылар.
Биредә капиталь ремонт 1 сентябрь алдыннан гына төгәлләнгән. Бу төзекләндерү киләсе елга авылда беренче мәктәп оешуга – 190, икенче бинасы төзелүгә быел 45 ел тулу уңаеннан бер бүләк кебек булган.

– 1 сентябрь көнне матур мәктәпне күрергә авыл халкы күп килде. Укучыларның әти-әниләре дә, өлкән буын да. Барыбыз да бергәләп яңа, чиста, заманча мәктәбебез өчен шатландык, - диде директор Андрей Емельянов.
Аның белдерүенчә, биредә 101 бала белем ала. Боерганда яшәүче укучылардан тыш тагын җиде – Иске Борындык, Чуаш Сарыкамышы, Иске Мәртле, Яңа Мәртле, Чуаш Биморзасы, Шәмәк, Күшке авылларыннан да киләләр.
Ремонтны “Стройгарант” төзелеш оешмасы эшчеләре үткәргән. Районның төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгьлүматларга караганда, уку йортын “Яшьләр һәм балалар” милли проектының “Иң яхшысы балаларга” федераль программасы нигезендә 3008 квадрат метр мәйданда ясаганнар. Моңа республикадан 98 миллион сумнан күбрәк акча бирелгән. Бу суммага күптән ремонт күрмәгән ике катлы бинаның эчке ягы тулысынча яңартылган.
– Бинада салкынча иде, тәрәзәләрдән җил өрде, җылыту торбаларыннан су аккан вакытлар булды. Идәннәр, ишекләр иске, агачтан иде. Кыскасы, уңайлыклар булмады. Шуңа бу ремонт безгә бик кирәк иде, - диде Андрей Иванович.

Ә хәзер идәннәргә заманча плиткалар җәелгән, диварлар берничә төс кулланып, дизайн белән эшләнгән, түбәләр алыштырылгап, җилләтү системасы эшли. Шулай ук тимер ишекләр, яңа тәрәзәләр, мәктәп җиһазлары куелган. Башлангыч сыйныф бүлмәләрендә юынгычлар урнаштырылган. Актлар һәм спорт заллары заманча төзекләндерелгән. Ир һәм кыз балалар өчен аерым чишенү һәм юыну бүлмәләре бар. Шулай ук бинаның инженерлык челтәре – җылыту, су, электр, су агу системалары яңартылган, янгын куркынычсызлыгы һәм саклау чаралары да күрелгән.
Хәзер педагоглар, укучылар, аларның әти-әниләре бу зур эшкә рәхмәт әйтеп, мәктәпнең фасадына да иртәме-соңмы ремонт булыр, дип өметләнеп көтеп калалар.
Әлфинур Йосыпова.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев