Әлеге бүләкләү район киңәшмәсе барышында булды.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен якташларыбыз югары дәүләт бүләгенә лаек булды. Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) Владислав Геннадьевич Васильев бүләкләнде. Бүләкне район башлыгы Ранис Камәртдинов кулыннан аның әнисе — Ольга Геннадьевна Крлыкова кабул итте.

Шулай ук Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) Руслан Шамил улы Хәкимов бүләкләнде. Әлеге бүләкне аның әнисе Хәкимова Галия Мирза кызы кулына алды.

Владислав Васильев һәм Руслан Хәкимовның батырлыклары район тарихында мәңгегә калачак. Алар турындагы истәлек якташларыбыз күңелендә чын патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге буларак яшәячәк.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев