Буада күп балалы гаиләләр ни өчен җир участогы алуны суза
Моңа шушы көннәрдә районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе җыелышында район башлыгының беренче урынбасары Валерий Егоров ачыклык кертте. Районда 521 гаиләнең 38е җир участогын сайлуны суза киләләр. Сәбәбе - аларның күпчелеге үз хокукларыннан файдаланып, җир кишәрлеген шәһәрдән алырга теләүләр. Валерий Егоров әлеге программа буенча бүгенгә шәһәр территориясендә - 8, ә авылларда...
Моңа шушы көннәрдә районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе җыелышында район башлыгының беренче урынбасары Валерий Егоров ачыклык кертте. Районда 521 гаиләнең 38е җир участогын сайлуны суза киләләр. Сәбәбе - аларның күпчелеге үз хокукларыннан файдаланып, җир кишәрлеген шәһәрдән алырга теләүләр. Валерий Егоров әлеге программа буенча бүгенгә шәһәр территориясендә - 8, ә авылларда 90 җир участогы булуын әйтә.
Быелның 21 мартына реестрда җир участогы сорап 521 гаиләдән гариза кергән. Шуларның 208е шәһәрдә, 313е авылда яшиләр. 427сенең үтенече канәгатьләндерелгән. 3 гаилә күченеп киткән, 53е үзләре теләп җир алудан баш тарткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев