Буада квартирлар басып йөргән каракның криминал биографиясе бай булган
Без моңа кадәр Ульяновск шәһәрендә яшәүче 27 яшьлек егетнең шәһәрдәге квартиралардан акча һәм алтын бизәнү әйберләре урлап йөргәнен язган идек. Исегезгә төшерәбез, карак Арефьев һәм Ефремов урамындагы квартираларны басып, гомуми 60 мең сум акча "эшли". Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә бу факт буенча эш тикшерелеп, судка...
Без моңа кадәр Ульяновск шәһәрендә яшәүче 27 яшьлек егетнең шәһәрдәге квартиралардан акча һәм алтын бизәнү әйберләре урлап йөргәнен язган идек.
Исегезгә төшерәбез, карак Арефьев һәм Ефремов урамындагы квартираларны басып, гомуми 60 мең сум акча "эшли". Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә бу факт буенча эш тикшерелеп, судка җибәрелде. Әйтергә егет суд эскәмиясенә беренче тапкыр гына утырмый. Ул моңарчы Ульяновск, Дмитровград шәһәрләре, Чүпрәле районы суды карарлары нигезендә җәзага тартылган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев