Буада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләрен Гаилә бәйрәме уңаеннан очрашуга чакырдылар
Буада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләрен Гаилә бәйрәме уңаеннан очрашуга чакырдылар
Берничә гаилә бүген шәһәрдәге кафеларның берсендә аш-су әзерләү буенча мастер-класста катнашты. Әлеге чара Россиядә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылды.
-Бәйрәм уңаеннан бу чараны үзенчәлекле форматта оештырдык. Балалар әниләре белән бергә аш-су әзерләү серләренә өйрәнсеннәр, тәҗрибәле пешерүчеләрдән дәрес алсыннар, дидек. Кухняда бергә эшләү ул кешеләрнең араларын якынайта. Чыннан да алъяпкычлар бәйләгән егет һәм кызлар әниләре белән бергә камыр ясаганда рәхәтләнеп аралаштылар, белгәннәре белән уртаклаштылар. Кафе хуҗасы Ләлә Шәрәфетдинова өчпочмак пешерү серләре турында күпләр белеп бетермәгән серләрне ачты. Үзләре пешергән ризыктан авыз итү иң кызыгы булды. Иң мөһиме бу чарада гаилә кыйммәтләре, өйдәге җылылык турында ачылып сөйләшү иде, - диде очрашуны оештыручы, Буа муниципаль районының Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкиле Резеда Мостафина.
Ахырдан гаиләләр үзләре әзерләгән камыр ризыклары белән чәй эчтеләр. Бүген аларның әтиләре СВОда илебез тынычлыгын саклыйлар. Алар отпуск ялына кайтканда да өйдә камыр ризыклары, өчпочмаклар пешерүләре турында да әйттеләр. Камыр ризыклары остасы Ләлә Шәрәфетдинова өйрәткән серләрне алар, әлбәттә, әтиләре кайткач өчпочмаклар пешергәндә исләренә төшерерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев